«Детская школа искусств» Мошенского муниципального района

Кучерелмэ мэгънэле жомлэлэр 3 класс: Туры хэм кучерелмэ мэгънэле сузлэр

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр

5 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы

Дәреснең темасы: Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес максатлары:

  1. Белем бирү максаты:

  • сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе турында мәгълүмат алу;

  • метафора төшенчәсен аңлата белү;

  1. Үстерү максаты:

  • сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белү;

  • сөйләмдә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне дөрес куллану;

  1. Тәрбия бирү максаты:

  • Туган телебезнең сүз байлыгына хөрмәт уяту, горурлык хисләре тәрбияләү.

  • Универсаль уку гамәлләре:

  1. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

1.әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;

2.Әңгәмәдәшнең аралашу холкы  белән  идарә  итү

3. Коммуникатив  мәсьәләгә  таянып  фикерне төгәл итеп  җиткерү

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

1.Уку максатын мөстәкыйль  билгеләү

2.Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү

3.Сөйләм  берәмлекләрен логик тәртипкә  салу

4.Аңлап  уку, тиешле мәгълүматны  сайлап алу, төп мәгълүматны  аеру

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1.Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү;

2.Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

3.Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

4.Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

5.Укудагы уңышларга,уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Җиһазлау: дәреслек (Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов ), презентация, карточкалар, компьютер, проектор, экран.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

  1. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

1слайд

  • Хәерле иртә, укучылар!

+Хәерле иртә.

+Әйбәт

  • Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, — диләр.

  • Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмайыйк та, күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

  1. Актуальләштерү.

-Укучылар, экранга карыйк әле.(2 слайд)Сез анда нәрсәләр күрәсез?(Картинада кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

+КӨЗ. Көзге табигатьне күрәбез, бөтен җир сап сары яфрак белән капланган.

Әйе , көз. Бу ел фасылын башкаларыннан аерып тора торган ягы нэрсәдә?

+ яфрак.

Тагын нинди мәгънәләре бар икән?

+ аның башка мәгънәләре юк.

Андый сүзләрне ничек атарбыз?

+ андый сүзләрне без 1 мәгънәле сүзләр дибез.

-Әйе укучылар, бик дөрес.

  • Укучылар,ә хәзер кабат экранга карыйк әле.Без рэсемдә нәрсә күрәбез?

+Энә (3 слайд)

— Бу сүзенең тагын ,тегү энәсеннән тыш та мәгънәләре бармы? Слайдта “Энә” сүзе язылган. Бу сүзнең нинди мәгънәләре бар?

+ бәйли торган энә, керпе энәсе, чыршы энәсе, шприц энәсе.

( 4 слайдта рәсемнәр чыга)

  • Әйе балалар , димәк без аларны ничек атарбыз?Мондый сүзләрне без ничек атадык

+ Без аларны — күп мәгънәле сүзләр диябез.

  • Укучылар, ә күп мәгънәле сүзләрне тагын ничек атыйлар?

+ Полисемия күренеше.

  • Әйе, балалар ,без сезнең белән “Яфрак” һәм “энә” сүзләре мисалында сүзләрнең 1 мәгънәле һәм күп мәгънәлегә аерылганын белдек.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Балалар, урамга карасак, анда бар җир дә карга төренгән. Кар нинди соң?

Укучылар, кар ак, мамык кебек йомшак…

  • Бөтен җир ап-ак кар белән төренгән

  • Укучылар экранга карагыз әле(5 слайд), анда “Ак кар” һәм “Ак бәхет” дип язылган сүзтезмә бар. Әлеге сүзтезмәләрдәге “ ак” сүзе нинди мәгънәдә килгән?

+ “ Ак кар” сүзтезмәсендә “ак” сүзе аның төсен атый

-Әйе, ул –туры мәгънәдә килгән

Ә “ак бәхет” сүзтезмәсендә ул аны чагыштырып әйтә.Чөнки бәхетнең төсе дә, исе дә юк. Ул күчерелмә мәгънәдә

  • Димәк, без бүген нинди УМ чишәчәкбез, дәресебезнең темасы нинди булыр? (6 слайд)

+ Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.

+ Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү,сөйләмдә дөрес итеп куллану.

Дәфтәрләрегезне ачыгыз, тема һәм числоны язып куегыз.

Ә хәзер дәреслегебезнең 35 битен ачабыз,63 нче күнегүне эшлибез. (8 слайд)

63 нче күнегү язып эшләнелә.Кайсы баганадагы сүзләр туры,кайсылары күчерелмә мәгънәдә килгән. Сез әзерме?(1 төркемдәге 3 укучы , 2 төркемдәге 3 укучылар җавап бирә)

Үзбәя

-Сүзләрнең туры яки күчерелмә мәгънәдә булулары сүзтезмә һәм җөмләләр эчендә ачык күренә.

(9 слайд)

-Туры мәгънәле сүзләрдә бәяләү төсмере юк, сүз ирекле,шуның өчен теләсә нинди сүз белән бәйләнешкә керә ала: кайнар сәлам, таш йөрәк.

  • Ә күчерелмә мәгънәле сүз, кагыйдә буларак, аерым бер сүз белән генә килә.

Ял вакыты.”Тэйк оф — тач даун” (Сингапур).(10слайд)

  • Мин сезгә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне бутап әйтәм. Туры мәгънәле сүз булганда – басабыз, күчерелмә мәгънәле сүз булса – утырабыз.

  • Сез әзерме?

Көмеш тавыш(К), алтын алка(Т), җил елый(К), кош сайрый(Т), җылы караш…(К), ак кар(Т),ак бәхет(К),бала елый (Т)

Молодцы, тычыч кына урыннарыбызга утырдык.

  1. Ныгыту.

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Карточкалар белән эшләп алабыз. (Балалар карточкада туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр бирелгән.Бу юлы 2 төркем- туры мәгънәле сүзләрне яза, 1 төркем – күчерелмә мәгънәле сүзләрне яза. Эшләп бетергәннән соң,карточкаларыгызны алыштырасыз, экранда дөрес җаваплар күрсәтелә, шулардан карап тикшерәсез(

Сималтиниус Раунд Тэйбл)

(11 слайд)

Кояш елмая,шаян җил, тәмле сүз, җил ашый,бала елый, кайнар су,яңгыр ява, алтын кул, авыл елый,якты йолдыз, алтын алка, көмеш кашык

(2 төркемдәге 1 нче укучы җавап бирә,1 төркемдәге 1 нче укучы җавап бирә)

Үзбәя битләренә билгеләрегезне куегыз.

  1. Алдагы эшебез Иҗади эш. (12 слайд)Сезгә 4 рәсем бирелә. Укучылар шул рәсемнәргә туры китереп, күчерелмә мәгънәле сүзләр язылган , сез шуларны кулланып җөмлә төзергә тиеш буласыз

(тамчы) Көмеш тамчылар тама.

(җил) Урамда җил уйный.

( йөз) Минем әни кунакларны якты йөз белән каршы ала.

(кул) Ләйсәннең әтисе алтын куллы.

Җөмләләрне түгәрәк буенча тикшерәбез.

Үзбәя

  1. Рефлексия. (13 слайд)

-Нинди УМ тикшердек?

(Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр)

-Без дәрескә нинди максат куйган идек?

(Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү,сөйләмдә дөрес итеп куллану.)

-Максатыбызга ирештекме? (Әйе)

— Сүзләрнең туры яки күчерелмә мәгънәләрдә булуын каян белеп була?

(сүзтезмә һәм җөмләләр эчендә)

-Күчерелмә мәгънә ни өчен кулланыла?

(сөйләмне матурлау өчен)

(14 слайд)

Белемнәрне бәяләү.

Добавить комментарий